Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сезнең игътибарыгызга түбәндәге мәгълүматны җиткерә: 2017 ел өчен Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (куәтен) җитештерүгә һәм җиткерүгә карата фаразланган җыелма баланс төзү максатларында 2016 елның 1 апреленә кадәр булган чорда Дәүләт комитеты адресына Россия ФТХнең 12.04.2012 № 53-э/1 боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россиянең Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (куәтен) җитештерүгә һәм җиткерүгә карата фаразланган җыелма баланс төзү тәртибе буенча Бердәм мәгълүмати-аналитика системасы (ЕИАС) үрнәкләрендә тутырылган рәвешне кәгазьдә тапшырырга кирәк.
Үрнәк рәвешләре www.eias.ru сайтында, “Үрнәкләр” – “Электр энергиясенең (куәтенең) фаразланган балансы” бүлегендә урнаштырылган.