Әлеге, ТР башкаласында ел саен үткәрелә торган күргәзмә Россия һәм БДБ илләрендәге энергетика тематикасында әһәмиятле чараларның берсе, энергетика ягыннан нәтиҗәле һәм ресурсларны саклый торган технологияләрне һәм җайланмаларны күрсәтү һәм алга этәрү мәйданы, бизнес-мәсьәләләрне хәл итү, энергетика һәм ресурсларны янга калдыру проблемаларының киң даирәсе буенча тәҗрибә һәм алдынгы фәнни идеяләр белән уртаклашу урыны булып тора. Бу Германиянең Икътисад һәм технологияләр министрлыгы тарафыннан энергетика тематикасы буенча чит ил күргәзмәләренә ярдәм программасына кертелгән бердәнбер Россия күргәзмәсе.
Быел күргәзмәдә Россиянең 27 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 133 предприятие катнаша. Анда катнашучылар энергетика тармагы өчен яңа җайланмалар, биоэнергетика өлкәсендә эшләнмәләр, компанияләрнең энергетик нәтиҗәлелеген, экологик куркынычсызлыгын арттыруга этәргеч биргән комплекслы карарларны тәкъдим итә.
Эш программасы кысаларында “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” 16 нчы халыкара симпозиумы, фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрелә.
Чараның мактаулы кунаклары булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә: “Энергияне һәм ресурсларны саклауга бәйле барлык мәсьәләләр турында фикер алышу өчен бу менә дигән мәйдан. Мин РФ Энергетика министрлыгына чын күңелдән рәхмәтлемен, ул безгә һәрчакта да бу чарада булышып килә. Башка төбәкләрдән килгән коллегаларыма, безнең биредәге чит ил партнерларыбызга рәхмәтлемен. Бу күргәзмәнең барыбыз өчен файдалы булуын телим”, – диде ул.
“Энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендә бүген Татарстан лидерларның берсе булып санала. Әгәр дә без бүген күргәзмәдә күрсәтелгән компанияләргә, биредә узачак эш программасына күз салсак, энергетика нәтиҗәлелеге темасының әһәмиятле генә түгел, ә илебезнең көндәшлеккә сәләтен үстерү, Россияне үстерүнең бер өлеше икәнен дә аңларбыз. Барыгызга да уңышлы эш, ә Татарстанга – әлеге традицияне саклауны телисе килә. Республика Президентына шушы теманы ташламавы, ә җитди үстерүе һәм Татарстанда гына түгел, ә Россиядә һәм чит илләрдә дә барлык әһәмиятле вакыйгаларда катнашуы өчен шәхсән зур рәхмәт дип әйтәсе килә”, – дип ассызыклады үз чиратында РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын.
“Татар-информ” МА:
http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495497/