Татарстан ел башыннан бирле электр энергиясе эшләүне кисәк кенә – 18,5%ка – арттырды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстанның генерацияләү куәтләре шушы елның гыйнвар-февралендә сәгатенә 4,5 млрд квт артык электр энергиясе эшләгән, бу, 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 18,5%ка югары, дип хәбәр итте “СО ЕЭС” ААҖ филиалы  - Татарстан энергосистемасының төбәк диспетчерлык идарәсе. Шул исәптән, февральдә республиканың электр станцияләрендә электр энергиясен эшләп чыгару күләме сәгатенә 2,6 млрд квт арткан, бу, 2015 елның февраленә караганда, 17,5%ка күбрәк.

Шул ук вакытта республиканың энергетика системасында электр энергиясеннән файдалану күләме 2016 елның февралендә – сәгатенә 2,29 млрд квт (2015 елның февраленә карата 3,7% артык), агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында сәгатенә 4,9 млрд квт (3,3% артып) тәшкил итте. Республикада җитештерелгән электр энергиясе дефициты (гыйнварында –сәгатенә 459,4 млн квт, февральдә сәгатенә 326,8 млн квт тәшкил итте) катнаш энергосистемалардан килүче электр энергияләре хисабыннан каплана иде.

Татарстан ТДҮ “СО ЕЭС” ААҖ филиалы Татарстан Республикасы территориясендә электр энергетикасы объектлары белән диспетчерлык идарәсен башкару вазифасын үти. Татарстанның ТДҮ идарәсендә һәм карамагында  билгеләнгән электр куәте 7450,12 МВт булган генерация объектлары бар. Генерацияләүнең төп объектлары булып Зәй ГРЭС, Түбән Кама ГЭС һәм Чаллы ТЭЦ тора. Республиканың электр энергетикасы комплексына шулай ук 110-500кВ көчәнеш классындагы 158 электр тапшыру линиясе керә. Операция зонасы территориясе 3,8 млн кешесе булган 68 мең квадрат метр мәйданда урнашкан.

http://www.kommersant.ru/doc/2937629

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International