2015 ел өчен технологик кушу (тоташтыру) буенча мәгълүмат тапшыру хакында

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Территориаль челтәр оешмаларының электр челтәрләренә, җылы белән тәэмин итү челтәрләренә, үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына, газ бүлү системаларына технологик кушу (тоташтыру), шул исәптән хосусый проектлар буенча технологик кушу (тоташтыру) өчен түләүне һәм (яки) аның зурлыгын билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын җайга салу өлешендә федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) 2015 ел өчен технологик кушу (тоташтыру) буенча түбәндәге мәгълүматны тапшырырга куша:

1) кушу (тоташтыру) бәясен күрсәтеп, 2015 елда төзелгән шартнамәләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр реестры;

2) технологик кушу (тоташтыру) өчен техник шартлар;

3) материалларга һәм җайланмага исәп-фактураларны, материалларны һәм җайланманы җиткерүгә карата шартнамәне, сатып алулар һәм үткәрелгән торгларның нәтиҗәләре буенча документларны теркәп, башкарылган эшләрнең актлары (КС-2, КС-3 рәвеше);

4) башкарылган эшләр һәм түләнгән түләүләр акты буенча 60 “Җиткерүче һәм подрядчы белән исәп-хисап ясау” счетыннан өземтәләр;

5) 90 “Сату” счетыннан өземтә.

Мәгълүматны реестр буенча кәгазьдә Дәүләт комитеты адресына 2016 елның 29 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Мәгълүмати хат 

(сылтама - http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_503662.pdf)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International