Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 03.03.2016 № Пр-47 Боерыгы белән күрсәтелгән вакытларда су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылы белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның 2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау мәсьәләсендә кирәкле мәгълүмат һәм материаллар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә.
2015 ел нәтиҗәләре буенча тутыру өчен кирәкле булган хисап үрнәкләре “Документлар”, “Җайга салынулы оешмаларга” (“Коммуналь комплекс оешмалары”, “Электр һәм җылылык энергетикасы” бүлекчәләре) бүлегендә урнаштырылган.