Анатолий Голомолзин Россия МФХ хезмәтендәге тариф сәясәтенең төп юнәлешләре хакында

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

2016 елның 3 мартында Россия МФХ хезмәте җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин Россия МФХ территориаль органнары вәкилләре һәм тарифларны билгеләү өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән семинарда катнашты. Ул Россия МФХ хезмәтендәге тариф сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

“2015 елда Россия МФХ идарәлеге карамагында 18 утырыш үткәрелде һәм тарифларны җайга салу буенча 78 мәсьәләдә карарлар кабул ителде. Барлык карарлар да билгеләнгән вакытта һәм тулы күләмдә кабул ителде. Методик совет төзелде, методик һәм норматив документларны яңадан эшкәртү планы эшләнде. Россия МФХнең территориаль органнары белән хезмәттәшлеге төп роль уйный. Юнәлешләр һәм тармак базарлары буенча инде эш төркемнәре булдырылды”, – диде докладчы.

“Эш кысаларында без сатып алучылар белән җиткерүчеләрнең мәнфәгатьләре балансын тәэмин итәчәкбез. Элек кулланучылар тариф карарларын кабул итүдә актив катнашмый иде. Хәзер без кулланучылар советы белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә ниятлибез, ул тиешле экспертизаларны һәм планнарны карый алачак”, – дип ассызыклады Анатолий Голомолзин.

Ул аңлатып узганча, хәзер карарлар кабул  иткәндә компанияләрнең агымдагы, инвестиция, шулай ук финанс-икътисади эшчәнлегенең  нәтиҗәлелеген бәяләү аспектлары исәпкә алыначак. “Чыгымнар плюс” принцибын кыскарту һәм аның урынына тарифларны җайга салу буенча “инфляция минус” методын куллану карары кабул ителде. Озак вакытлы тариф сәясәте сафка бастырылды һәм тарифка алмашка инвестицияләр принцибы тормышка ашырыла башлады”, – диде ул, 2015 ел өчен тарифларны җайга салу өлкәсендә Россия МФХ эшчәнлегенә кайбер нәтиҗәләр ясап.

 

“Катлаулы икътисади вәзгыять шартларында тарифларны заманча итеп яңадан балансларга була. Биржа базарында барлыкка килә торган бәя индикаторларын куллану, чагыштырма базарлар һәм бенчмарк методы компанияләрнең чын сарыфларын күрергә һәм вәзгыятьне дөрес анализларга ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклады Россия МФХ җитәкчесе урынбасары.

Алга таба Анатолий Голомолзин тарифларны җайга салу гамәлгә ашырыла торган аерым базарларга тукталды. Ул Россия МФХнең телефон элемтәсе өлкәсендә җайга салуны үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәрен санап чыкты, нефть һәм газ компанияләрендәге тарифларның дәрәҗәсен үзгәртү турында сөйләде, тимер юл транспортында тарифларны сыгылмалы җайга салу мисалын китерде һәм һава транспорты өлкәсендә тарифлар сәясәтенең төп аспектларын санап чыкты.

Ул шулай ук Нидерланд тәҗрибәсен китерде, биредә Россиядәге кебек үк, җайга салучы монополиягә каршы контрольлек һәм тарифларны җайга салу вазифаларын уртак башкара.

Сүзен йомгаклап, Анатолий Голомолзин 2016 ел өчен тарифларны җайга салу өлкәсендә Россия МФХ бурычлары турында сөйләде. Алар арасында иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне исәпкә алып, Табигый монополияләр өлкәсендә тарифларны җайга салуны стимуллаштыру стратегиясен эшләү һәм тормышка ашыру, табигый монополияләрнең субъектларын үзгәртеп кору, кулланучылар мәнфәгатьләрендә өстенлек тәэмин итү, табигый монополия субъектларының хезмәтләренә һәм инфраструктурасына дискриминацияләнми торган шартларда үтемлелек тәэмин итү һәм башкалар.

“Без мәгълүмат алмашу стандартларын формалаштырдык. Безнең эшчәнлек ачык һәм һәркем өчен аңлаешлы булырга тиеш. Шуңа күрә без, тарифларны җайга салу буенча норматив-хокукый базаны эшләү һәм камилләштерү кысаларында, хакимият органнарын, компанияләрне һәм кулланучыларны безнең белән актив хезмәттәшлек итәргә чакырабыз.  Уртак көч белән без мәнфәгатьләрнең дөрес балансын төзеп, һәркем өчен уңайлы көндәшлек тирәлеге булдырырбыз”, – диде Анатолий Голомолзин.

Тулырак итеп түбәндәге видеоматериалда:

http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=44908

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International