Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәлекнең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Тимер юлларда “Казан тармакара сәнәгать тимер юл транспорты предприятиесе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.
2. Тимер юлларда Әлмәт ш. “Промтранс-А” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләрнең барысы буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.