2016 елның 23-25 март көннәрендә Мәскәүдә ел саен уза торган “Тарифларны җайга салу һәм ТКХ оешмаларын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте” VII Бөтенроссия гамәли семинар булачак.
Тармак законнарына гел-гел үзгәрешләр кертелеп тора, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның хезмәткәрләре яңалыкларга яраклашырга, иң югары хакимият органнары тарафыннан куела торган югары таләпләргә җавап бирергә мәҗбүр. Ел саен үткәрелә торган гамәли семинарда тармакның әйдәп баручы экспертлары су белән тәэмин итү һәм су бүлү, җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән ачык диалогка керә: көндәлек проблемаларны хәл итәргә булыша, гамәли киңәшләр, методик күрсәтмәләр, аудитория сорауларына җавап бирә. Әлеге чара – актуаль проблемаларны хәл итү юлларын белү өчен кабатланмас мөмкинлек, шул ук вакытта торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы белгечләр белән шәхсән аралашу, хезмәттәшләр белән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә.
Семинарда фикер алышу өчен төп темалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт булачак:
РТО эше өлкәсендә законнарга кертү буенча планлаштырылучы үзгәрешләр;
Бюджетныкы булмаган инвестицияләрне җәлеп итү буенча дәүләт сәясәте;
Тарифларны озак вакытлы җайга салуга күчүнең беренче нәтиҗәләре;
ТКО буенча төбәк программаларын эшләүгә карата яңа таләпләр;
Торак хезмәтләренә ОДН күчерүнең үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре;
Россия ФАС хезмәтенең яңа вәкаләтләренә бәйле эштәге үзгәрешләр;
Су белән тәэмин итүдә һәм су бүлүдә тарифларны җайга салудагы яңалыклар;
Җылы белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салудагы яңалыклар;
Электр белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салудагы яңалыклар;
РТО, ИО һәм кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа системасы;
Бердәм җылы белән тәэмин итүче оешманы билгеләү критерийлары;
Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга карата яңа таләпләр.
Әлеге семинар кысаларында безнең илдә торак һәм коммуналь хуҗалык эшчәнлеге өчен җавап бирүче дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бетерелгән Федераль тарифлар хезмәтенең функцияләрен Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшыру буенча тулы аңлатма бирәчәк. Шулай ук семинардагы пленар утырышлар, тематик секцияләр һәм мастер-класслар барышында түбәндәге темалар да яктыртылачак:
· 2016 елның июненнән башлап кадрларның квалификациясен зарури үстерү яки яңадан укыту;
· РФ Хезмәт министрлыгы һәм РФ Юстминистрлыгы тарафыннан ТКХ өлкәсе өчен расланган һөнәри стандартлар;
· Җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы, су белән тәэмин итү һәм су бүлү предприятиеләрендә тарифларны җайга салу буенча яңалыклар;
· Коммуналь предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү механизмы;
· Концедент һәм концессионер вазифалары;
· Концессия килешүләрен төзү кагыйдәләре һәм нечкәлекләре;
· Торак хезмәтләренә ОДН күчерүдән нинди нәтиҗә көтәргә;
· Бердәм җылы белән тәэмин итүче оешма статусын алу;
· РТО, ИО һәм кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа системага күчү: Турыдан-туры түләүләргә күчү үзенчәлекләре;
· Су белән тәэмин итүдә һәм су бүлүдә, җылы һәм электр белән тәэмин итүдә тарифлардагы килешмәүчәнлекләрне карап тикшерү;
Семинарда катнашу өчен түбәндәгеләр чакырылды:
РФ Дәүләт Думасы вәкилләре;
РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре;
РФ Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре;
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре;
Россиянең Су белән тәэмин итү һәм су бүлү ассоциациясе вәкилләре;
Гарантияле рәвештә җиткерүчеләр һәм энергия сату компанияләре ассоциациясе идарәсе вәкилләре;
“Россия коммуналь системалары” ҖЧҖ вәкилләре;
“ТКХ Үсеше” КБП вәкиле;
“Россиядә җылы белән тәэмин итү” КБП вәкиле;
Һәм башкалар.
Үткәрү урыны:
Мәскәү ш., “Измайлово” ХК, “Вега” корпусы, Измайловское шоссе, 71.
Башкарма дирекция:
“Управление ЖКХ” тармак мәгълүмат порталы,
Пришвин ур., 8 й., 2 корп., Мәскәү ш., Россия, 127549, тел. / факс.: +7-499-372-10-39
Элемтә өчен:
Оештыру комитеты җитәкчесе - Золин Юрий, +7-903-126-66-01, zolin@od-group.ru
Катнашучыларны теркәү бүлеге координаторы – Гобәйдуллин Ильяс, +7-905-574-97-84, ilyas@od-group.ru
Семинарның эш программасы координаторы - Матвеева Надежда, +7-929-608-79-94, matveeva@od-group.ru
ММЧ белән эшләү буенча белгеч – Анна Федорович, +7-926-656-61-77, a.fedorovich@od-group.ru