Март аеның бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак арага хәрәкәт итүче өстәмә поездлар йөреп торачак.
“Мәскәү-Казан” юнәлешендәге 272 санлы поезд 4 март көнне Мәскәүдән 17:48 сәгатьтә китеп, 5 мартта Казанга 8:23 сәгатьтә килеп җитәчәк. Казан-Мәскәү юнәлешендәге 271 санлы поезд 8 март көнне Казаннан 19:35 сәгатьтә китеп, 9 март көнне Мәскәүгә 11:25 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Юлда йөрү документларын “ФПК” АҖ билет кассаларында, “РТЮ” ААҖ сайтында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча транзакцион терминаллар аша рәсмиләштерергә була. Ерак арага хәрәкәт итүче поездлардагы урыннарны тутыру компания хезмәткәрләре тарафыннан оператив тәртиптә башкарыла. Пассажирлар күбәйгән очракта өстәмә поездлар санын арттыру яисә инде билгеләнгән составларны өстәү турында карар кабул ителә, дип хәбәр итә ГТЮ Казан төбәге матбугат хезмәте.