Әһәмиятле дарулар исемлегенә 43 препарат өстәлде

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

1 марттан башлап гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенең 2016 ел өчен яңартылган исемлеге гамәлгә керә.

Быел бер дару исемлектән төшеп калды. Ләкин тагын 43кә артты, хәзер бу исемлектә 646 дару препараты исәпләнә, дип аңлатты “Российская газета”га медицина фәннәре кандидаты, фармэксперт Орест Ибраһимов.

Гомумән, әгәр дә дару шушы исемлеккә эләккән икән, димәк, беренчедән, ул даруханәләрдән һәм медицина учреждениеләреннән юкка чыкмаячак, дигән сүз – алар халыкка үтемле булсын өчен хөкүмәт алдан ук кайгырту хәстәрен күрде. Ә икенчедән, исемлектәге даруларның бәясе башка даруларныкы кебек гигант адымнар белән артмаячак, хәтта чит ил валюталарының курсы биржада баштанаяк үзгәрсә дә. “Исемлеккә кертелгән препаратларның 70 проценты Россиядә җитештерелә һәм 30 проценты – импорт”.  Хөкүмәт тегеләренә дә, боларына да бәяләрне сумнарда терки”, – ди Орест Ибраһимов.

Әгәр дә дару гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә кертелә икән, җитештерүче компания гариза бирә һәм аның бәясен гомер өчен әһәмиятле препаратларны сатып җибәрүнең чик бәяләре реестрында терки. Шуннан соң җитештерүче, ни генә булмасын, әлеге препаратны теркәлгәннән югарырак бәядән җибәрә алмый. Сәламәтлек саклау учреждениеләре дә аны югарырак бәядән сатып алырга хокуклы түгел.

Дилерлар һәм даруханәләр өчен бәя өстәүләр катгый билгеләнгән. “Исемлеккә кертелмәгән дарулар өчен дилерларга һәм даруханәләргә бәя өстәү җитештерүче куйган бәядән 30-40 процентка аерылырга мөмкин”, – дип тәгаенли эксперт.

Елга бер тапкыр җитештерүче бәяне үзгәртү зарурлыгын раслый торган документлар һәм исәп-хисаплар тапшырып, бәяне яңадан карау гозере белән түрәләргә мөрәҗәгать итә ала.

Быел исемлеккә чыннан да гомер өчен әһәмиятле, заманча, актуаль, исемлектәге калган барлык башка дарулар кебек үк исбатланган клиника нәтиҗәсенә ия булган препаратлар өстәлде. Алар арасында онкология һәм башка төрле гомер өчен авыр һәм куркыныч белән яный торган чирләрне дәвалау препаратларының әһәмиятле исемлеге бар.

646 препаратның зур өлеше – аеруча әһәмиятле, ди эксперт. Ләкин исемлекне беренче тапкыр төзегәндә медицина берләшмәсендә дискуссияләр булды, әйтик гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дарулар исемлегенә кертелгән фосфолипидларны, мәсәлән, яки ачыктан-ачык күренеп торган авитаминоздан түгел, ә профилактика өчен кулланыла торган витаминнарны гомер өчен кирәкле дип санарга буламы? Көнбатыш медицинасында бу хакта шулай ук бәхәс бара. Активлаштырылган күмер элек бу исемлектән төшереп калдырылды. Бу исә гражданнарда аптыраш тудырды. “Ләкин бу сәламәтлек саклау министрлыгы башкарган эшнең бәһасен киметми”, – дип саный Ибраһимов. Ләкин ул үзе дә дискуссияләрнең туктаячагын ышанып әйтә алмый.

Российская газета – Федераль басма №6911 (43)

http://www.rg.ru/2016/03/01/v-rossii-obnovili-perechen-zhiznenno-neobhodimyh-lekarstvennyh-preparatov.html

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International