Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 1. Тимер юлларда “Казан тармакара сәнәгать тимер юл транспорты предприятиесе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге максималь тарифларны килештерү хакында.

2.  Тимер юлларда Әлмәт ш. “Промтранс-А” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге максималь тарифларны килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International