1 марттан башлап көн саен йөрүче Кизнер-Казан поезды өчен өстәмә тукталыш кертелә

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Көн саен йөри торган Кизнер-Казан юнәлешендәге 6925 номерлы шәһәр яны поезды өчен 804 км (22:34 – 22:35) тукталыш пункты буенча өстәмә тукталыш кертелә. Поезд Кизнердан көн саен 19.58 сәгатьтә кузгалып китә, Казанга 23.07 минутта килеп җитә.

Хәрәкәт итү тәртибенә пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрне яхшырту өчен үзгәрешләр кертелә. Шунысын да искәртик, алда торган Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме уңаеннан Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездлары өчен хәрәкәт итүдә махсус тәртип билгеләнә. Үзгәртелгән расписание буенча тимер юл транспорты 4 марттан 9 мартка кадәр йөриячәк.

Шулай итеп, 4 мартта поездлар эш көне (җомга) расписаниесе буенча, 5, 6, 7 март көннәрендә – ял көне (шимбә), 8 мартта – ял көне (якшәмбе), 9 мартта эш көне (дүшәмбе) расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр яны  поездларының хәрәкәт итү тәртибе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында, шулай ук сайтта белергә була, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясенең матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/52734-s-1-marta-vvoditsya-dopolnitelnaya-ostanovka-dlya-ezhednevnogo-poezda-kizner-kazan

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International