Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королевның “Яңа тариф сәясәте: 180 градуска борылыш” темасына матбугат конференциясе булды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

2016 елның 20 февралендә Россиянең Красноярскидагы Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсендә Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королевның “Яңа тариф сәясәте: 180 градуска борылыш” темасына матбугат конференциясе булды. Матбугат конференциясендә шулай ук Россиянең Красноярскидагы Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Валерий Захаров катнашты.

Матбугат конференциясе барышында Виталий Королев Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә тариф сәясәтенең ни рәвешле үзгәрүе турында монополиягә каршы орган Федераль тарифлар хезмәте бетерелгәннән соң аларга таянып эш итә торган яңа тарифларны билгеләү принципларына туктала-туктала аңлатты.

Матбугат конференциясе анда катнашучыларда зур кызыксыну уятты, алар, булган мөмкинлектән файдаланып, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да компетентлы җаваплар ала алдылар.

Матбугат конференциясенең видеязмасы белән монда танышырга була:  

http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=44821

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International