Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый совет утырышы булды

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

2016 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында ТР ТДК Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет рәисе Н. Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Тариф карарларын кабул итү өчен методология нигезе буларак альтернатив бәя һәм икътисади рента концепциясе. Концепцияне кертү мөмкинлекләрен һәм перспективаларын бәяләү.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 08.06.2015 № 154 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карамагындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International