Муниципальара автобус маршрутларына тарифларны ташучы үзе билгеләргә хокуклы

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 июлендәге “Россия Федерациясендә пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими ташуларны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым актларына үзгәрешләр кертү хакында” № 220-ФЗ Федераль закон үз көченә керү сәбәпле Татарстан Республикасы территориясе буйлап үтүче муниципальара автобус маршрутлары җайга салынмый торган тарифлар буенча даими башкарылучы ташуларга кертелде. Шулай булганга күрә әлеге маршрутлар турындагы белешмәләр Татарстан Республикасының даими ташуларның муниципальара маршрутлары реестрына кертелде.

Югарыда аталган федераль законның 3 статьясы буенча даими ташулар буенча муниципальара маршрутларга җайга салынмый торган тарифлар буенча тарифларны шушы маршрутларга хезмәт күрсәтүче ташучы билгеләргә хокуклы.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International