ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Тарифларны җайга салу” темасы буенча лекцияләр курсы укыды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

2016 елның 15-19 февраль көннәрендә, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасындагы муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча “Тарифларны җайга салу” программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре түбәндәге юнәлешләр буенча лекцияләр курсы укыды:

  • Гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен дәүләти җайга салу (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Борисова Лилия Петровна).
  • Тарифларны җайга салу нигезләре (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлек башлыгы Садыйкова Эльмира Җәмил кызы).
  • Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә җайга салынулы бәяләр (тарифлар) билгеләгәндә дәүләт сәясәте (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлек башлыгы Садыйкова Эльмира Җәмил кызы).
  • Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләр (тарифлар) билгеләгәндә дәүләт сәясәте (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлек башлыгы Садыйкова Эльмира Җәмил кызы).
  • Җылы белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә функцияләүче оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының техник аудит һәм инвестиция программалары бүлеге башлыгы урынбасары Солдатова Лилия Владимировна).
  • Җылы белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтырган өчен тарифлар (түләү) (Лектор  – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Шакирҗанова Ильвира Хәмид кызы).
  • Җылылык энергетикасы өлкәсендә бәя билгеләү (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының җылы белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларын җайга салу бүлеге башлыгы Мартынова Елена Вадимовна).
  • Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш контекстында җылы белән тәэмин итүче/җылылык челтәрләре оешмаларының тарифларын җайга салу проблемалары (Лектор  – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының җылы белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларын җайга салу бүлеге башлыгы Мартынова Елена Вадимовна).
  • Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә сату күләмнәре үзгәрүгә (файдалы җибәрү үзгәрүгә) бәйле тариф нәтиҗәләрен хисаплап чыгару  (Лектор  – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының җылы белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларын җайга салу бүлеге башлыгы Мартынова Елена Вадимовна).
  • Мәгълүмат ачу стандартлары (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмаларын мониторинглау һәм күзәтү бүлеге башлыгы Белалеева Нәфисә Равил кызы).
  • Дәүләт тарафыннан җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә законлылык тәэмин итү ысулы буларак дәүләт контрольлеге (күзәтчелеге) (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының административ тәҗрибә бүлеге башлыгы Шишова Жанна Владимировна).
  • Су белән тәэмин итү, су бүлү хезмәтләренә бәя билгеләү (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү, су бүлү һәм ККК утильләштерү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Устинова Ирина Александровна).
  • Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш контекстында коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу проблемалары (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү, су бүлү һәм ККК утильләштерү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Устинова Ирина Александровна).
  • Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә сату күләмнәре үзгәрүгә (файдалы җибәрү үзгәрүгә) бәйле тариф нәтиҗәләрен хисаплап чыгару (Лектор – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү, су бүлү һәм ККК утильләштерү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Устинова Ирина Александровна).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International