“СО ЕЭС” ААҖ филиалы “Татарстан Республикасы энергиясе системасының региональ диспетчерлык идарәсе”нең (РДИ) оператив мәгълүматларына караганда, 2016 елның гыйнвар аенда республиканың энергия системасында электр энергиясеннән файдалану күләме 2585,1 млн кВт∙сәг тәшкил итә, бу исә узган елның гыйнвары белән чагыштырганда 3,3 % күбрәк.
Татарстан Республикасы энергия системасының электр станцияләре тарафыннан 2016 елның гыйнварында электр энергиясен эшләп чыгару күләме 2443,7 млн кВт∙сәг тәшкил итте, бу 2015 елның гыйнвары белән чагыштырганда 19,3% күбрәк.
Татарстан Республикасы территориясендәге энергия системасында җитештерелгән электр энергиясе кытлыгы катнаш энергия системаларыннан электр тапшыруның системара линияләре буенча электр энергиясе егәрлеген бер ноктадан икенче ноктага күчерү хисабына каплана иде. 2016 елның гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч 141,4 млн кВт∙сәг тәшкил итте.
http://www.bigpowernews.ru/markets/document68895.phtml