2020 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү стратегиясе эшләнде

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Стратегия максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләрен, берничә елга исәпләнгән максатларын һәм бурычларын билгеләү;

- торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрдә катнашучыларда, инвесторларда, ресурслардан һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларда торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү юнәлешләренә һәм киләчәгенә карата бердәм кыйбла һәм өметләр булдыру;

- билгеләнгән максатларга ирешү өчен юнәлдерелгән төп чараларны һәм гамәлләрне ачыклау.

Стратегиядә торак-коммуналь хуҗалыкны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төп юнәлешләр буенча үстерү чаралары күздә тотыла.

Стратегия буенча, гражданнарга уңайлы яшәү шартлары тудыру максатларында кулланучыларга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төрле катнашучыларның мәнфәгатьләр балансы булу торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү өстенлекләре булып тора.

Стратегияне 2016-2020 елларда тормышка алышу планлаштырыла.  Стратегияне тормышка ашыруны ресурс ягыннан тәэмин итү РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә формалаша торган бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына гамәлгә ашырыла.

2020 елга кадәр Россия Федерациясендә торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүнең максатчан күрсәткечләре Стратегиягә карата кушымтада күрсәтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International