Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “БЕГИШЕВО” АЭРОПОРТЫ” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан аэропортта күрсәтелә торган хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифлар (җыемнар) билгеләү хакында.
2. “Пласт басымын тотрыклы итү өчен технологик сыеклык әзерләү буенча идарә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.
4.1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында” 30.11.2015 № 10-35/кс карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4.2. 2016 ел өчен “Казаньоргсинтез” халыкка ачык акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.
4.3. “Тепло-ЭнергоСервис +” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан җиткерелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларындагы кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.
4.4. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылылык энергиясен тапшыру буенча “РСК” ҖЧҖ күрсәтә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында” 30.11.2015 № 5-48/тэ карарының 1 кушымтасындагы 2 пунктына үзгәрешләр кертү хакында.
4.5. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга “ТГК-16” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар билгеләү турында” 30.11.2015 № 5-49/тэ карарына карата кушымтага үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.