Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Бегишево” аэропорты” ААҖ тарафыннан аэропортта күрсәтелүче хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифларны (җыемнарны) килештерү хакында;
2. “Пласт басымына булышу өчен технологик сыеклык әзерләү буенча идарә” ҖЧҖ өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында;
3. Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016 ел өчен эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында” 16.12.2015 № 10-40/кс карары кушымтасының 21 пунктына үзгәрешләр кертү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.