Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты РФ Хөкүмәтенең 05.05.2014 № 410 карары нигезендә 2017 елда һәм аннан соңгы елларда җылы белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасын раслатырга һәм тормышка ашырырга планлаштыручы җайга салынулы оешманың аталган программа проектын федераль башкарма хакимият органы раслаган рәвештә 2016 елның 15 мартына кадәр Дәүләт комитетына җибәрергә тиешлеге хакында искә төшерә.
Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы, 2017 елга инвестиция программасын тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны эчә торган су һәм су бүлү тарифларына кертергә планлаштыручы җайга салынулы оешмаларга җирле үзидарә органы белән килештерелгән инвестиция программасы проектын үз вакытында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына раслау өчен җибәрергә кирәк. 2017 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына тапшыру срогы – 2016 елның 1 маена кадәр.
Шулар белән берлектә Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 28 февралендәге № ПУ-234 Указы белән инвестиция программаларын формалаштыруга карата иҗтимагый контрольлекне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты карамагында табигый монополия субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Тармакара кулланучылар советы төзелүе хакында хәбәр итә. Шул рәвешле, инвестиция программасы проектының бер нөсхәсе җайга салынулы оешма тарафыннан Дәүләт комитеты һәм ТР Төзелеш министрлыгына тапшыру белән бер үк вакытта Тармакара советка да тапшырыла.