Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы) 2016 елга җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлегенә карата тарифлар килештерү мәсьәләсендә башкарма комитетлар мөрәҗәгать итте.
2015 елга җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе Дәүләт комитеты тарафыннан 5277,28 сум күләмендә килештерелде.
1996 елның 12 гыйнварындагы “Җирләү һәм җеназа эше турында” 8-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясының 3 пункты һәм 12 статьясының 3 пункты нигезендә җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе, Россия Федерациясенең Пенсия фонды, Россия Федерациясенең Социаль иминиятләштерү фонды бүлекләре һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән килештереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.
Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре” турында 468 номерлы карары белән расланган Дәүләт комитеты турында нигезләмәнең 4.1.84 пункты нигезендә, җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган бәясен килештерә.
2015 елның 13 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан “Аның нигезендә 2016 елның 1 гыйнварына кадәр РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 12 октябрендәге “Җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең җеназа эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәткә түләнергә тиешле чик күләмдәге бәясен, шулай ук җирләү өчен социаль пособиенең чик күләмдәге зурлыгын индексацияләү вакытлары турында” 813 номерлы карарының гамәле туктатыла торган “2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына федераль бюджет хакында” Федераль законга бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең (алга таба – РФ Хөкүмәте) кайбер актларының гамәлен туктату турында” 840 номерлы карары кабул ителде.
РФ Хөкүмәтенең 12.10.2010, № 813 карарының гамәлдә булуын туктату 2016 елның 1 гыйнварыннан җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе һәм җирләү өчен социаль пособиенең күләме инфляциянең фаразлана торган дәрәҗәсеннән чыгып индексацияләнмәячәк дигән сүз.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлегенең бәясе, шулай ук җирләү өчен бирелә торган социаль пособие күләме 2016 елның 1 гыйнварыннан 5277,28 сум тәшкил итәчәк.