ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Инвестицияләр һәм эшмәкәрлек икътисады буенча комитет белән “РФ гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын үтәүне контрольдә тоту буенча комиссия утырышында катнашты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

18 декабрьдә “Татэнергосбыт” ААҖнең үзәк офисында Инвестицияләр һәм эшмәкәрлек икътисады буенча комитет белән “РФ гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын үтәүне контрольдә тоту буенча комиссиянең уртак утырышы булды. Депутатлар электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә тарифларны озак вакытлы җайга салуга этаплап күчү турындагы федераль законнарның таләпләре үтәлеше хакындагы мәсьәләне, берничә закон проектын һәм комиссия белән комитетның 2016 ел өчен эш планнары проектларын карап тикшерде.

“Электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә тарифларны озак вакытлы җайга салуга этаплап күчү турындагы федераль законнарның таләпләре үтәлеше хакында” доклад белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгының беренче урынбасары Александр Штром чыгыш ясады. Татарстандагы кулланучылар өчен электр энергиясенә булган бәяләр хакында “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов мәгълүмат җиткерде.

Мәсьәләләр турында фикер алышуда парламент комитеты рәисе Рафис Борһанов һәм аның урынбасары Марат Галиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов, ТР Дәүләт советы депутатлары  Тәлгать Абдуллин, Андрей Егоров, Хафиз Миргалимов һәм Альберт Хәбибуллин катнашты.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет белән комиссиянең уртак карары кабул ителде, анда билгеләнгәнчә, республикада тарифларны озак вакытлы җайга салуга күчүне регламентлый торган норматив-хокукый база формалашкан.

2016 елгы тариф кампаниясе кысаларында законнарда билгеләнгән вакытларда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан территориаль челтәр оешмаларына кертү буенча гамәлдәге критерийларга туры килүче барлык оешмалар өчен дә электр белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салуның озак вакытлы параметрлары белән тариф карарлары кабул ителде. ТР территориясендә электр энергиясен тапшыру белән шөгыльләнүче барлык челтәр оешмалары 2012 елдан бирле озак вакытлы җайга салу чорыннан файдалана. Озак вакытлы җайга салу чоры өчен 36 оешма, 98 җылылык белән тәэмин итүче оешма, су белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче 87 оешма, су бүлү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче 71 оешма, республика территориясендә каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы барлык 48 оешма өчен ТР территориясендәге челтәр оешмалары арасында электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләнде.

Күрсәтмәдә әйтелгәнчә, башка оешмаларга озак вакытлы тарифлар билгеләү өчен, аларга коммуналь инфраструктура объектларыннан файдалану һәм аларны биләү хокукын раслап, хокук билгели торган документларны законнардагы таләпләргә туры китерергә кирәк. Ягъни дәүләти яки муниципаль милекчелектә булган җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларын биләүгә яки файдалануга тапшыру бары тик аренда шартнамәләре буенча гына, ә аларның гамәлдә булу вакыты кимендә 3 ел тәшкил итәргә тиеш, яисә бары тик конкурс нигезендә төзелергә мөмкин булган концессия килешүләре буенча мөмкин. Хәзерге вакытта муниципаль районнарда аталган мөлкәтне тапшыру 11 айга төзелгән кыска вакытлы аренда шартнамәләре, хуҗалык биләве яки түләүсез файдалану шартнамәләре нигезендә башкарылган, чөнки тапшыруның күрсәтелгән рәвешләре конкурс үткәрмичә, өстәмә матди һәм вакыт сарыф итмичә, мөлкәт тапшыруны дәүләт теркәвенә алмыйча гына гамәлгә ашырыла.

Александр Штром хәбәр иткәнчә, кабул ителгән тариф карарларын исәпкә алып, 2016 елның 1 июленнән башлап республикада яшәүчеләр өчен тарифларның артуы гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләргә кертелә торган түләмнең 4,5% ыннан артмаячак.

1 июльдән башлап халыклар өчен тарифлар түбәндәгечә артачак:

- электр энергиясенә 107,2%ка артып, 3,43 сум./кВт/сәг тәшкил итәчәк;

- җылылык энергиясе өчен (катнаш һәм катнаш булмаган режимнарда) республика буенча уртача 103,6%ка артачак.

         Комитет ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына гамәлдәге законнар нигезендә озак вакытлы чорга тарифлар билгеләү эшен дәвам иттерергә тәкъдим итте. Республикадагы муниципаль берәмлекләрнең башлыкларына муниципаль милектә булган оешма-җиткерүчеләрнең коммуналь инфраструктура объектларыннан файдалану һәм аларны биләү хокукын раслап, хокук билгели торган документларны законнардагы таләпләргә туры китерү, шулай ук ел саен объектларны үзгәртеп кору һәм төзү буенча хезмәтләрне һәм чараларны тормышка ашырганда зарури күләмнәрне исәпкә алып, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүлү схемаларын актуальләштерү киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International