Унберенче Арбитраж апелляция суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының нигезле булуын раслады

2015 елның 18 декабре, җомга

2015 елның 25 ноябрендә Унберенче Арбитраж апелляция суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының керемнәрне һәм чыгымнарны, җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча бирелгән су (кабул ителгән җыентык су) – су белән тәэмин итү һәм су бүлү күләмнәрен аерым исәпкә алуны алып бару буенча законнардагы таләпләрне үтәмәгән өчен, 100 сум күләмендә штраф салып,  “Түбән Кама ҖЭҮ” ҖЧҖен административ җаваплылыкка тарту турындагы карарының законлы булуын раслады.

“Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында”гы 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясының 12 пункты буенча кайнар, салкын су белән тәэмин итүче һәм (яки) су бүлүне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясенең бухгалтерлык исәбе турындагы законнары, кайнар, салкын су белән тәэмин итүче һәм (яки) су бүлүне гамәлгә ашыручы оешмаларның эшчәнлек төрләре буенча чыгымнарны аерым исәпкә алуны алып бару тәртибе һәм шундый чыгымнарны РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 25.01.2014 №22/пр боерыгы белән расланган бердәм классификацияләү системасы нигезендә бухгалтерлык исәбен һәм су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча чыгымнарны һәм керемнәрне аерым исәпкә алуны алып барырга бурычлы.

Дәүләт тарафыннан җайга салына торган эшчәнлек төрләре буенча чыгымнарны һәм керемнәрне аерым исәпкә алып бару буенча законнардагы таләпләрне үтәмәү бәя билгеләү буенча билгеләнгән тәртипне бозу дип санала һәм РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше буенча, гражданнарга биш мең сум күләмендә, вазифаи затларга илле мең сум күләмендә штраф салып, яисә соңгыларын өч елга кадәр квалификацияләреннән мәхрүм итеп, юридик затларга йөз мең сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тарту өчен нигез була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International