Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмаларының челтәрләре буйлап электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәм (котел) тарифлар билгеләү турында” 17.12.2014, № 3-18/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.