Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче бүтән оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Лениногорск м.р.: “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Тәтеш м.р.: “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан ш.: “Казан сөт комбинаты” филиалы “ПРОСТО МОЛОКО” ҖЧҖ, “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ)
2. 2016 елга эчә торган суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.
(Бөгелмә м.р.: “Бөгелмә Су каналы” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ, “Нижневязов тораккомсервис” МУП; Лаеш м.р.: “Су белән тәэмин итү һәм канализацияләү үзәге” ҖЧҖ, “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Аммоний” АҖ, “Менделеевск муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе” МУП; Түбән Кама м.р.: “Жилкомсервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: “Яңа Чишмә күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе” ААҖ; Питрәч м.р.: “Теплострой” ҖЧҖ; Чирмешән м.р.: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП)
3. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучы категорияләре өчен электр энергиясенә карата бәяләргә (тарифларга) киметүле коэффициентлар куллану хакында.
4. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучы категорияләре өчен электр энергиясенә карата бәяләр (тарифлар) билгеләү хакында.
5. 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә берәмтекләп сату базарында электр энергиясен (куәтен) җиткерүче “Татэнергосбыт” ААҖ өчен гарантияле рәвештә электр энергиясе җиткерүченең өстәмә сату бәясен билгеләү хакында.
6. 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә берәмтекләп сату базарында электр энергиясен (куәтен) җиткерүче “Оборонэнергосбыт” ААҖ өчен гарантияле рәвештә электр энергиясе җиткерүченең өстәмә сату бәясен билгеләү хакында.
7. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен ставкалар билгеләү хакында.
8. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче бүтән оешмаларга җылы белән тәэмин итүнең ачык системаларыннан файдаланып җиткерелә торган кайнар су (кайнар су белән тәэмин итү) өчен 2016 елга тарифлар билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.