ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акциясендә катнашты

2015 елның 11 декабре, җомга

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы узды. Бу чорда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шәһәр учреждениеләрендә аеруча зур игътибар күрсәтелде.

Декада кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан оештырылган чаралар нигезендә кишәрлек бригадалары, тар белгечлек табиблары катнашында функциональ һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен, транспортта йөри алмый торган инвалидларның гаиләләренә бардылар.

2015 елның 10 декабрендә “АК Бүре” спорт комплексында “Рухлары белән көчле” исеме астында спорт ярышлары узды, анда мөмкинлекләре чикле булган 140 артык кеше катнашты.  Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә позитив караш формалаштыру максатларында Казан мәктәпләрендә яхшылык һәм хәйриячелек дәресләре, тематик сыйныф сәгатьләре, инша конкурслары, балалар иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Мәктәптә укучылар тырышлыгы белән коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия концертлары куелды.

Шәһәр күләмендә үткән чаралардан тыш, инвалидлар өчен районнарның хакимиятләре тарафыннан да кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрелде. Әйтик, традициягә әверелгән хәйрия табыннарына 500дән артык инвалид чакырылган иде, “Яхшылык эшләргә ашыгыйк!”, “Фатирны тәртипкә” һәм “Кайгырту” акцияләре кысаларында 150 гаиләгә ярдәм күрсәтелде.

         Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә читтә калмады, барлыкка килгән яхшы гореф-гадәт буенча хәйрия фонды ярдәмендә инвалид балалар өчен хәйрия акциясендә катнаштылар.

Белешмә

Бүген Казанда 88,9 мең инвалид яши, шул исәптән 4,2 меңе – инвалид бала, 1,6 меңе  – коляскада утыручы инвалид, 1 меңнән артыгы ишетү һәм 1,5 мең тирәсе күрү буенча инвалид.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International