Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә берәмтекләп сату базарында электр энергиясен (куәтен) җиткерүче “Татэнергосбыт” ААҖ өчен гарантияле рәвештә электр энергиясе җиткерүченең өстәмә сату бәясен килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.