Дәүләт комитеты тарафыннан “ЖилКомСервис” ҖЧҖ карата салынган штраф күләме, түләнмәү сәбәпле, ике мәртәбә арткан

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Дәүләт комитеты тарафыннан РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә “Административ штрафны вакытында түләмәү” буенча “ЖилКомСервис” ҖЧҖ карата кузгатылган  административ хокук бозу эшен карап тикшерү нәтиҗәсендә, Дәүләт комитеты тарафыннан элегрәк 100 мең сум күләмендә салынган штрафны түләмәгән өчен,  2015 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Апас районы буенча 1 номерлы суд кишәрлеге җәмәгать судьясы 200 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарды, бу түләнмәгән административ штрафның икеләтелгән күләмен тәшкил итә.

“ЖилКомСервис” ҖЧҖ карата РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә салынган 100 мең сум күләмендәге штраф, тарифны билгеләнгән тәртиптә расламыйча су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү алу факты буенча РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше “Бәя билгеләүнең билгеләнгән тәртибен бозу” буенча кузгатылган административ хокук бозу эшен карап тикшерү нәтиҗәсендә  элек Дәүләт комитеты тарафыннан салынган иде.

“Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында”гы 07.12.2011, № 416-ФЗ Федераль законның 31 статьясы буенча үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү (су бүлү) системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча эшчәнлек җайга салына торган эшчәнлек төрләренә карый. Үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү (су бүлү) системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләнгән тарифлардан чыгып исәпләнә.

Дәүләт комитеты тарафыннан расланган тариф булмаганда үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү (су бүлү) системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча эшчәнлек алып бару бәя билгеләүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып санала һәм РФ КоАП 14.6 статьясының 2 өлеше буенча, гражданнарга биш мең сум күләмендә административ штраф салынып; вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салынып яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итеп; юридик затларга йөз мең сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International