Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014, № 3-9/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2017 елларга “Электросетевая компания” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 10.12.2014, № 3-10/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 10.12.2014, № 3-11/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 10.12.2014, № 3-13/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
5. 2016-2018 елларга “Электросетевая компания” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү хакында.
6. 2016-2020 елларга “Газпром энерго” ҖЧҖ Урал буе филиалы белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү хакында.
7. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга өстенлекле рәвештә бер кулланучыга хезмәт күрсәтүче “ТранснефтьЭлектросетьСервис” ААҖ өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү турында” 10.12.2014, № 3-14/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
8. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
9. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
10. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
11. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
12. В.Н. Устьянцевның энергияне кабул итү җайланмаларын “Предприятие электрических сетей-НК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.
13. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бирелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү хакында.
(Лениногорск м.р.: “Теплоснаб” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Аммоний” АҖ; Түбән Кама м.р.: “Энергошинсервис” ҖЧҖ)
14. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Әлмәт м.р.: “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ, “Светсервис” МУП; Балтач м.р.: “Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ; Чүпрәле м.р.: “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “Энергошинсервис” ҖЧҖ, “Теплосервис” ҖЧҖ; Тукай м.р.: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Ютазы м.р.: “Теплосервис” МУП; Казан ш.: “Стройконцепт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ)
15. 2016 елга Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында.
16. Татарстан Республикасының иҗтимагый белем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) өстәмә бәяләрнең чик максималь дәрәҗәләрен билгеләү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.