Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day)  БМО Генераль Ассамблеясының 2003 елның 31 октябрендәге 58/4 резолюциясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Документ буенча, 2003 елның 9-11 декабрь көннәрендә Мерида шәһәрендә (Мексика) конференция булып уза, анда БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе (2005 елның декабрендә үз көченә керде) имза салу өчен ачыла. Аңа имза куйган дәүләтләр ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция нәтиҗәсендә табыш алуны җинаятьчел хокук бозу дип игълан итәргә йөкләмә ала. Конвенциянең бер нигезләмәсе буенча, ришвәт рәвешендә алынган активлар, алар кайсы илдә алынган булсалар, шул илгә кайтарып бирелергә тиеш. Россия Конвенцияне 2006 елның 9 маенда ратификацияләде, барлыгы исә документны 178 ил ратификацияләде.

Бөтендөнья банкы белешмәләренә караганда, ел саен дөньядагы ришвәтләр саны 1 трлн долларга җитә. Бу күренеш теге яки бу дәрәҗәдә барлык илләрдә дә таралыш тапкан.

Transparency International халыкара оешмасы Көнне каршы алу уңаеннан “Коррупцияне кабул итү индексы”н бастырып чыгара, анда илләргә 0 (иң югары дәрәҗә) башлап 100 кадәр (иң түбән) баллар бирә. Ләкин коррупция дәрәҗәсен төгәл бәяләү мөмкин түгел.

Индекс төзү өчен, Бөтендөнья банкын, Африканың үсеш банкын, Американың  Freedom House хокук яклау оешмасын һ.б. кертеп, 12 чыганактан алына торган гомумиләштерелгән һәм стандартлаштырылган белешмәләр кулланыла. Transparency International белешмәләре буенча, иң коррупцияле илләр унлыгына Сомали, Төньяк Корея, Судан, Әфганстан, Көньяк Судан, Ирак, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Ливия һәм Эритрея керә. Ә  коррупция иң түбән дәрәҗәдә булган ун ил исемлегенә Дания, Яңа Зеландия, Финляндия, Швеция, Норвегия, Швейцария, Сингапур, Голландия, Люксембург һәм Канада керә.

Хисап буенча, 2014 елда дәүләтләрнең өчтән ике өлеше 50дән ким балл туплаган. Көньяк Кореяда һәм Сомалида (8әр балл) – бик начар, Даниядә (92 балл) – бик яхшы вәзгыять. Кот Д’Ивуарда (2013 елда – 27 балла, 2014 елда – 32 балл), Мисырда (32 һәм 37 балл), Сент-Висентеда һәм Гренадинда (62 һәм 67 балл) иң яхшы прогресска ирешелгән. Кытайда (2013 елда – 40 балл, 2014 елда – 36 балл), Төркиядә (50 һәм 45 балл) һәм Анголада (23 һәм 19 балл) зур дәрәҗәдә күрсәткечләр кимегән.

Россия 2014 елда 27 балл белән 136 урында булды (2013 елда – 127 урын һәм 28 балл), Нигерия, Ливан, Кыргызстан, Иран һәм Камерун белән бер дәрәҗәдә.

Ел саен Халыкара көн өчен аерым бер тема бирелә, 2015 елда ул – “Коррупция чылбырын өз!” Коррупциягә каршы көрәш 2015-2030 елларга тотрыклы үсеш өлкәсендә, аерым алганда, ярлылыкны бетерү һәм социаль тигезлек тәэмин итү өлкәсендә БМО максатларына ирешүдә төп элемент булып тора.

http://tass.ru/info/2508940

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International