Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга Татарстан Республикасында Газлаштыру программасын финанслау өчен “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләренә карата тарифларга махсус өстәмә бәяләрнең күләмен килештерү хакында.
2. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бирелә торган җылыйөрткечкә тарифлар килештерү хакында.
(Лениногорск м.р.: “Теплоснаб” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Аммоний” АҖ; Түбән Кама м.р.: “Энергошинсервис” ҖЧҖ)
3. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Әлмәт м.р.: “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ, “Светсервис” МУП; Балтач м.р.: “Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ; Чүпрәле м.р.: “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “Энергошинсервис” ҖЧҖ, “Теплосервис” ҖЧҖ; Тукай м.р.: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Ютазы м.р.: “Теплосервис” МУП; Казан ш.: “Стройконцепт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ)
4. 2016 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче бүтән оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Лениногорск м.р.: “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Тәтеш м.р.: “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан ш.: “Казан сөт комбинаты” филиалы “ПРОСТО МОЛОКО” ҖЧҖ, “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ)
5. 2016 елга эчә торган суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.
(Бөгелмә м.р.: “Бөгелмә Су каналы” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ, “Нижневязов тораккомсервис” МУП; Лаеш м.р.: “Су белән тәэмин итү һәм канализацияләү үзәге” ҖЧҖ, “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Аммоний” АҖ, “Менделеевск муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе” МУП; Түбән Кама м.р.: “Жилкомсервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: “Яңа Чишмә күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе” ААҖ; Питрәч м.р.: “Теплострой” ҖЧҖ; Чирмешән м.р.: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП)
6. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
7. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
8. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
9. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
10. “Сокуры” сәнәгать мәйданын электр белән тәэмин итү өчен кирәкле ТП 10/0,4 кВ “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
11. В.Н. Устьянцевның энергияне кабул итү җайланмаларын “Предприятие электрических сетей-НК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технология тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
12. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен ставкалар килештерү хакында.
13. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга өстенлек рәвештә бер кулланучыга хезмәт күрсәтүче “ТранснефтьЭлектросетьСервис” ҖЧҖ өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү турында 10.12.2014, № 3-14/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
14. Татарстан Республикасының иҗтимагый белем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) өстәмә бәяләрнең чик максималь дәрәҗәләрен килештерү хакында.
15. 2016 елга Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.