ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бала ризыклары өчен берәмтекләп сату бәяләрен формалаштырганда “Зельгрос” ҖЧҖ тарафыннан берәмтекләп сату бәясенә Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән чик өстәмәләр арттырып кулланылган дип таныды. “Зельгрос” ҖЧҖ юридик һәм физик затлары РФ КоАП 14.6 статьясының 1 өлеше нигезендә, 52,2 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Дәүләт комитеты сәүдә оешмаларының бала ризыклары продуктларын күмәртәләп һәм берәмтекләп сату буенча өстәмә бәяләрнең чик дәрәҗәләрен исәпкә алып формалаштырылган бәяләр буенча сатарга тиешлекләре турында кисәтә.
Татарстан Республикасында Дәүләт комитетының 29.07.2011, № 8-13/соц карары белән бала өчен туклану ризыкларына берәмтекләп һәм күмәртәләр сатуның чик өстәмәләре билгеләнде. Шушы карар нигезендә берәмтекләп сату бәясенә өстәмә бәя 25% күләмендә билгеләнгән:
- күмәртәләп сәүдә итүче оешмадан сатып алганда күмәртәләп сәүдә итүче оешмадан җибәрелә торган факттагы бәягә;
- җитештерүчедән яки импортердан сатып алганда – җитештерүчедән яки импортердан җибәрелә торган факттагы бәягә.
Билгеләнгән чик күләмнән артып китә торган өстәмә бәя кую бәя билгеләүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып санала, аның өчен РФ КоАП 14.6 статьясы буенча җаваплылык каралган. Әлеге статья санкциясе вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салуны яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүне; юридик затларга дәүләт тарафыннан җайга салынучы өстәмә бәяләрне хокуксыз рәвештә арттыру нәтиҗәсендә дару препаратын сатудан арттырып алынган табышның икеләтелгән күләмендә административ штраф салуны күздә тота.