Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга җылылык энергиясе белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Әлмәт м.р.: “Альтехносервис” ҖЧҖ; Бөгелмә м.р.: “Балкыш” фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ; Чүпрәле м.р.: “Прогресс” МУП, Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Муниципаль дирекция проектлары” ҖЧҖ, “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: “Теплоснаб” ҖЧҖ, “Шөгер күптармаклы җитештерү предприятиесе” ААҖ; Мамадыш м.р.: “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш ш. идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Аммоний” АҖ: Питрәч м.р.: “Кощак инженерлык челтәрләре” ААҖ; Теләче м.р.: “Теләче җылылык челтәрләре” МУП)
2. 2016 елга җылылык энергиясе белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, бүтән җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Яшел Үзән м.р.: “Нижневязовск торак-коммуналь сервисы” МУП; Питрәч м.р.: “Теплострой” ҖЧҖ; Казан ш.: “Газ аппаратурасы заводы КВОТАсы” ҖЧҖ, “Идел-Чулман су-урман трансрорты фәнни-тикшеренү һәм конктрукторлык институтының сынау-җитештерү заводы” ҖЧҖ, “Энергосистема” ҖЧҖ, “Теплоконтроль” ҖЧҖ)
3. 2016 елга эчә торган суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.
(Әгерҗе м.р.: “Таткоммунэнерго” АҖ; Әлки м.р.: “Әлки коммуналь челтәрләре”; Балтач м.р.: “Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү компаниясе” ҖЧҖ; Югары Ослан м.р.: “Таткоммунэнерго” АҖ; Яшел Үзән м.р.: “ЗВКС” АҖ, “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ, “Яңа тура” торак милекчеләре ширкәте; Кама Тамагы м.р.: “Уңайлылык” МУП; Кукмара м.р.: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ, “Кукмара чистарткыч корылмалары” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Инженерлык технологияләре” ремонтлау-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ, “Лаеш коммуналь сервисы” ҖЧҖ; Мамадыш м.р.: “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖ филиалы “Мамадыш сыр-май эшләү комбинаты”, “Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге” ҖЧҖ; Казан ш.: “Савиново” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: Козлова Мария Ивановна крестьян (фермер) хуҗалыгы, ИП “Рамзанов Рифхат Харрасович”, ИП “Зарипов Н.Г.”; Нурлат м.р.: “Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Тукай м.р.: “Стоки-Ерыклы-Сидоровка” ҖЧҖ)
4. 2016 елга “РСК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен эчә торган суга, су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.
5. “Биектау коммуналь челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
6. “Биектау коммуналь челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
7. 2016 елга Татарстан Республикасында көнкүреш ихтыяҗлары өчен халыкка сатыла торган сыекландырылган газ өчен берәмтекләп сату бәяләрен билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.