Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар билгеләү хакында.

2. 2016-2018 елларга “РСК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

3. 2016-2018 елларга “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

4. 2016-2018 елларга эчә торган суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.

(Әлмәт м.р.: “Әлмәт-Су каналы” ҖЧҖ; Баулы м.р.: Баулы м.р. “Су каналы” МУП; Буа м.р.: “Родник” ҖЧҖ; Кама Тамагы м.р.: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Куйбышев-затон коммуналь челтәрләре” ААҖ; Лаеш м.р.: “ТрастИнвестСтрой” ҖЧҖ; Мамадыш м.р.: “Мамадыш су каналы” ААҖ; Менделеевск м.р.: “Газпром теплоэнерго Казан” ҖЧҖ; Казан ш.: “Су каналы” МУП, “Казаньоргсинтез” ХААҖ, “Территориаль генерацияләү компаниясе – 16” ҖЧҖ, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ, “Казан синтетик каучык заводы” ААҖ, Чаллы ш.: “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – “Түбән Кама гидроэлектростанциясе”; Түбән Кама м.р.: “Су үткәрү-канализацияләү энергетика хуҗалыгы” АҖ, “Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ХААҖ, “ТАНЕКО” АҖ, “Камастальконструкция” ҖЧҖ, “Түбән Кама Теплоэлектроцентраль” ҖЧҖ, “Территориаль генерацияләү компаниясе – 16” ААҖ филиалы –“Түбән Кама Теплоэлектроцентраль (ПТК-1)”; Тукай м.р.: “Тукай су каналы” ҖЧҖ; Теләче м.р.: “Мишә” ҖЧҖ)

5. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга бирелә торган җылыйөрткеч өчен тарифлар билгеләү хакында.

(Түбән Кама м.р.: “ТАНЕКО” ААҖ, “Нежнекамскнефтехим” ХААҖ; Казан ш.: “Казаньоргсинтез” ХААҖ)

6. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

(Алабуга м.р.: “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ; Баулы м.р.: “Газпром теплоэнерго Казан” ҖЧҖ, “Баулы” филиалы; Түбән Кама м.р.: “ТАНЕКО” ҖЧҖ, “Нижнекамскнефтехим” ХААҖ)

7. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

(Менделеевск м.р.: “Газпром теплоэнерго Казань” ҖЧҖ, “Менделеевск” филиалы; Казан ш.: “Казаньоргсинтез” ХААҖ)

8. 2016-2018 елларга “КАМАЗ-Энерго” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

9. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Индустриаль парк-Сервис” ИК” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында” 13.12.2013, № 5-40/тэ карарына үзгәрешләр кертү хакында.

10. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен җайга салуның озак вакытлы чорына тарифлар билгеләү турында” 20.12.2013, № 5-56/тэ карары кушымтасына үзгәрешләр кертү хакында.

(Әлмәт м.р.: “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ; Казан ш.: “Элекон заводы” АҖ)

11. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

12. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

13. Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

14. Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International