Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте җиткерә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.

2. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларыннан (Чаллы ТЭЦ пар казаны цехы) җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.

3. 2016-2018 елларга җылылык энергиясен югалган җылылык энергиясен компенсацияләү максаты белән  сатып алучы җылылык челтәрләре оешмаларына “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.

4. 2016-2018 елларга “РСК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан күрсәтелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар килештерү хакында

5. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014, № 3-9/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.

(Энергия белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе - Трансэнерго структур бүлекчәсе – “РТЮ” ААҖ филиалы – “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Электро-Энергосервис” ҖЧҖ – “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Химград” ҖЧҖ – “Челтәр компаниясе” ААҖ, “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ – “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ҺААҖ – “Челтәр компаниясе” ААҖ)

6. Яшел Үзән шәһәренең “ЗВКС” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

7. Яшел Үзән шәһәренең “ЗВКС” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына  тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International