Тимер юл буенча ташу кагыйдәләре тәгаенләнде

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

РФ Транспорт министрлыгыныд 2015 елның 27 августындагы “Россия Транспорт министрлыгының 2013 елның 19 декабрендәге 473 номерлы боерыгы белән расланган Пассажирларны, багажны, йөк багажын тимер юл транспортында ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 267 номерлы боерыгы белән тимер юл буенча ташу кагыйдәләре тәгаенләнде.

Тимер юл транспортында пассажирларны, багажны, йөк багажын ташу кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. Бу Тимер юл транспорты уставына кертелгән үзгәрешләргә, шул исәптән билетсез барган өчен җаваплылыкка тарту өлешенә бәйле.

Шулай итеп, пассажирның юлда йөрү документы (билеты) булу, ә ташучының яки аның тарафыннан вәкаләт бирелгән башка затның әлеге документны поездда буш урын булган очракта пассажир тарафыннан күрсәтелгән пунктка (ш.и. т/ю станциясенә) кадәр рәсмиләштерү бурычы барлыгы тәгаенләнә.

Билгеләнгәнчә, әгәр граждан ташучы тарафыннан вәкаләт бирелгән затка яки контрольлек пункты аша чыкканда тикшерү вакытында гамәлдә булган поездда бару документларын (билетларын) яки бушлай яки ташламалы бару хокукын раслый торган документларын күрсәтмәсә, ул билетсыз дип санала.

Шулай итеп, шәһәр яны юнәлешендәге поездга билет кассалары яки түләү терминаллары булмаган яки эшләмәгән китү пунктында, шул исәптән тимер юл станциясендә утырган зат юлда бару хакын вагонда яки юлда бару тәмамланганнан соң түләргә тиеш. Юлда йөрү документын (билетны) рәсмиләштергән өчен җыем алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International