РФ ТК кертелгән төзәтмәләргә бәйле рәвештә даими шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында эшләүче автобус йөртүчеләрнең эш вакыты режимына карата таләпләр үзгәртелде.
Күрсәтелгән затларның эш көне 2 өлешкә бүленергә мөмкин. Хәзер әлеге өлешләр арасындагы ял вакыты эш башланганнан бирле 5 сәгатьтән дә соңга калмыйча (элек - 4 сәгатьтән соңга калмыйча) билгеләнергә тиеш. Шул ук вакытта, әгәр ял вакыты эш башлаганнан соң 4 сәгатьтән соңрак билгеләнә икән, ул очракта йөртүчеләргә аңа кадәр юлда автобус йөртүдән ял итү өчен махсус вакытлар бирелә. Алар кимендә 15 минут булырга тиеш.
Гомуми кагыйдә буенча, 2 өлеш арасындагы ял вакытлары эш көне дәвамында 2 сәгатьтән артык була алмый. Төзәтмәләрдә аны 3 сәгатькә кадәр арттыру күздә тотыла. Бу региональ соцпартнерлык дәрәҗәсендә төзелгән тармакара килешү яки эш бирүченең локаль акты нигезендә эшләнә. Шулай ук йөртүченең дә ризалыгы кирәк.