Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компениясе” ААҖ тарафыннан бирелә торган җылыйөрткеч өчен тарифлар килештерү хакында.
2. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ-Алабуга ТЭЦ җылылык энергиясе чыганагы коллекторларыннан бирелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.
3. 2016-2018 елларга кулланучыларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында (Алабуга муниципаль районы).
4. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “ТГК-16” ААҖ тарафыннан бирелә торган җылыйөрткеч өчен тарифлар килештерү хакында.
5. 2016-2018 елларга “ТГК-16” ААҖ җылылык энергияче чыганакларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм җылылык энергиясенең коллектор чыганакларында аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.
6. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен электр энергиясенә карата бәяләргә (тарифларга) киметүче коэффициентлар куллану хакында.
7. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) килештерү хакында.
8. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014, №3-9/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
(“Казан энергетика компаниясе” ҖЧҖ, “Алабуга” МИЗ ААҖ, “Транзитэнергомонтаж” ҖЧҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Савиново” ҖЧҖ һәм “Савиново-Челны” ҖЧҖ)
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.