Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына: ТКХ ДМС системасында теркәлү зарурлыгы хакында

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

“Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләти мәгълүмат системасы турында” 21.07.2014, № 209-ФЗ Федераль закон нигезендә Россиянең Элемтә министрлыгы тарафыннан, Россиянең Төзелеш министрлыгы, “Россия почтасы” ФДУП һәм Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, Россия Федерациясе территориясендә торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләти мәгълүмат системасын (алга таба – ТКХ ДМС) кертү буенча эш алып барыла. ТКХ ДМСның “Интернет” челтәрендәге рәсми сайты түбәндәге адрес буенча урнашкан: www.dom.gosuslugi.ru.

Хәзерге вакытта ТКХ ДМС турындагы законның 12 статьясы таләпләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Д.Н. Козакның киңәшмәләрендәге 2014 елның 14 октябрендәге № ДК-П10-204пр һәм 2015 елның 22 июлендәге № ДК-П9-130пр беретмәләрне үтәү максатларында Россия Федерациясенең 69 субъекты белән сынап караулы файдалану системасы турында килешүләр имзаланды.

Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар ТКХ ДМСда Россия Федерациясе законнарында каралган күләмдә һәм вакытта мәгълүмат урнаштырырга бурычлы.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе законнары бозылуга юл куймау максатларында, Сездән ТКХ ДМС теркәлүне һәм системада Россия Федерациясе законнарындагы таләпләр нигезендә мәгълүматны үз вакытында урнаштыруны сорыйбыз.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк, ТКХ ДМС системасыннан бары тик Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) теркәлгәч кенә файдаланырга мөмкин. Теркәлү кагыйдәләре белән ТКХ ДМС сайтында (www.dom.gosuslugi.ru), “Регламентлар һәм аңлатмалар” бүлегендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://dom.gosuslugi.ru/filestore/UserRegistrationLE.

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт хаты, 06.11.2015, № ВК/62191/15 “Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләти мәгълүмат системасында (ТКХ ДМС) теркәлү зарурлыгы турында” (https://kt.tatar.ru/rus/informatsionnie-pisma-97766.htm?pub_id=370231)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International