Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен региональ стандарт түләүләре турында.
2. “СИТИ” сәнәгать компаниясе” ҖЧҖ капиталь төзелеш объекты – “Профессор Камай урамы буенча административ биналар һәм җир астында автостоянка белән 7 секцияле 18 катлы торак комплексы”н “Казэнерго” ААҖнең җылы белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
4. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
5. “Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.
6.1. 2016 елга кулланучыларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Актаныш м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Әлмәт м.р.: “Казан җылы белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; Кукмара м.р.: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Казан ш.: “Кулонэнергомаш” ЯАҖ).
6.2. 2016 елга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
(Түбән Кама м.р.: “БРИГ” ҖЧҖ; Нурлат м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” ААҖ, Спас м.р.: “Спас коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ)
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.