Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016-2018 елларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең җылылык энергиясе чыганагында электр энергиясен җитештерү буенча билгеләнгән генерацияләү куәте 25 мегаватт булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.
2. 2016 елга кулланучыларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Актаныш м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Әлмәт м.р.: “Казан җылы белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; Кукмара м.р.: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Казан ш.: “Кулонэнергомаш” ЯАҖ).
3. 2016 елга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Түбән Кама м.р.: “БРИГ” ҖЧҖ; Нурлат м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” ААҖ, Спас м.р.: “Спас коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ)
4. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Азнакай м.р.: “Сельхохжилсервис” МУП; Әлмәт м.р.: “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, Девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ябык типтагы 1 номерлы Раифа махсус һөнәри училищесы” федераль дәүләт бюджет махсус белем бирү-тәрбияләү учреждениесе; Менделеевск м.р.: “Ижминводы” шифаханәләре профсоюзлары ДПЧУ; Чаллы ш.: “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ; Саба м.р.: “Саба ТКХ КҖП” ААҖ, “Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП” ААҖ; Тукай м.р.: “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Чаллы филиалы).
5. 2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Бөгелмә м.р.: “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Буа м.р.: “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖ; Алабуга м.р.: “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ, “Алабуга Сөте” ААҖ; Яшел Үзән м.р.: “Нурлат ТКХ КҖП” МУП; Кама Тамагы м.р.: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре” ААҖ; Казан ш.: “Казан оптика-механика заводы” АҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” ФПК, “Татфлот” судно йөрү компаниясе” ААҖ, “Альтон” ЯАҖ).
6. 2016 елга эчә торган суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.
(Әлмәт м.р.: ЖКПСП “ИФОСЕРВИС” ҖЧҖ, “ЖКХ-Шешма” ҖЧҖ, “ЖКХ –Родник” ҖЧҖ, “ЖКХ-Новое Надырово” ҖЧҖ, “Айзат” ҖЧҖ, “ЖКХ-Абдрахманово” ҖЧҖ, “ЖКХ-Тайсуганово” ҖЧҖ, “ЖКХ-Сулеево” ҖЧҖ, “Миннибаево” ТКХ” ҖЧҖ, “ЖКХ-Зверь” ҖЧҖ, “ЖКХ-Аппак” ҖЧҖ, “ШАНС” ҖЧҖ, “ЖКХ ст.Калейкино” ҖЧҖ; Чүпрәле м.р.: “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ, Лениногорск м.р.: “Вода района” ҖЧҖ; Казан ш.: “Теплоснабсервис” ҖЧҖ, “Идел-Чулман фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технологик су урман транспорты институты тәҗрибәи-җитештерү заводы” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “Бриг” ҖЧҖ).
7. 2016-2018 елларга эчә торган суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.
(Аксубай м.р.: “Аксубай ТКХ КҖП” ААҖ, Алексеевск м.р.: “Алексеевск су каналы” ААҖ; Балтач м.р.: “Балтач ТКХ КҖП” ААҖ; Буа м.р.: “Буа – Су каналы” ЯАҖ; Яшел Үзән м.р.: “МКД Сервис” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ; Лениногорск м.р.: “Шугуровское МПП” ААҖ; Менделеевск м.р.: “Тихоново-сервис” ТМШ, “Л.Я.Карпов ис. химия заводы” АҖ; Казан ш.: “Казаньоргсинтез” ҺААҖ, “Пивоварня “Москва-Эфес” ЯАҖ филиалы; Мөслим м.р.: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Нурлат м.р.: “Промочистка” ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: “Масловский” ААҖ; Тукай м.р.: “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ Чаллы филиалы; Ютазы м.р.: “Урыссу-Су каналы” ААҖ)
8. 2016 елга Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен региональ стандарт түләүләре турында.
9. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014, № 3-9/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
(“ЕлАЗ” ААҖ, “СМП-Нефтегаз” ААҖ, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” ЯАҖ, “РТЮ” ААҖ филиалы – трансэнерго структур бүлекчәсе – Энергия белән тәэмин итү буенча Горьков дирекциясе, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Татнефтепром-Зюзеевнефть” ААҖ, “ТК электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП)
10. “СИТИ” сәнәгать компаниясе” ҖЧҖ капиталь төзелеш объекты – “Профессор Камай урамы буенча административ биналар һәм җир астында автостоянка белән 7 секцияле 18 катлы торак комплексы”н “Казэнерго” ААҖнең җылы белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
11. “Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
12. “Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
13. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәү ләт комитеты идарәсенә тапшырылды.