ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында үткәрелә торган инвестиция программаларын карау эшчәнлеге турында

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) тарафыннан беркетелгән вәкаләтләр кысаларында инвестиция программаларын карау эшчәнлеге алып барыла, шулай ук аларның үтәлеше контрольдә тотыла.

2015 елда Дәүләт комитетына түбәндәге өлкәләрдә эшчәнлек башкаручы оешмалар инвестиция программаларын раслау буенча мөрәҗәгать итте:

- җылы белән тәэмин итү - 8 проект һәм 7 расланган инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү проекты;

- электр белән тәэмин итү – 4 проект;

- электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару – 3 проект һәм 4 үзгәрешләр кертү проекты.

Карап тикшерү нәтиҗәсендә, аларның гамәлдәге законнарга туры килмәве аркасында, Дәүләт комитеты тарафыннан 8 инвестиция программасы кире кагылды (5се – җылы белән тәэмин итү, 3се – электр белән тәэмин итү өлкәсендә).

Ачык һәм һәркем файдалана алу мөмкинлеге максатларында барлык инвестиция программалары проектлары ачык рәвештә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы эксперт советының ачык утырышларда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимагый палата, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Кулланучылар берләшмәсе советы, “Базар советы” КБП, министрлыкларның, ведомстволарның, муниципаль берәмлекләрнең, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җайга салынулы оешмаларның вәкилләре катнашында, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы табигый монополия субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Тармакара кулланучылар советы белән актив хезмәттәшлек итеп карала.

Шулай итеп, 2015 елда Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карап тикшерү буенча эксперт советының 6 утырышы үткәрелде. Аларда 18 инвестиция программасы проекты каралды (шул исәптән инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү турында).

Эксперт советы искәрмәләре нигезендә проектларны җиренә җиткереп эшләү нәтиҗәсендә Дәүләт комитеты тарафыннан 7 инвестиция программасы (“Бугульминское ПТС” ААҖ, “Зеленодольское ПТС” ААҖ, “Оборонэнерго” ААҖнең “Волго-Вятский” филиалы, “РСК” ҖЧҖ,  “Нижнекамская ТЭЦ” ҖЧҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ) һәм 2015 елгы чаралар өлешендә расланган 10 инвестиция программасына кертеләчәк үзгәрешләр расланды.

Гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен үстерүне тоткарлау максатларында барлык инвестиция программалары да “Амортизация” һәм “Тарифныкы булмаган чыганаклар” финанс чыганаклары белән расланды, ягъни “Табыш” чыганагы кабул ителмәде.

Инвестиция программаларын раслау (инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү) турында кабул ителгән барлык карарлар Дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы оешмаларның инвестиция программаларын карап тикшерү буенча эксперт советы” бүлегендә урнаштырылды.

Дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләргә (тарифларга) кертелүче инвестиция программаларыннан файдалануны контрольдә тоту максатларында Дәүләт комитеты тарафыннан квартал саен инвестиция программаларының үтәлеше мониторинглана.

Контроль нәтиҗәсендә ачыкланган тариф чыганакларын үзләштермәү очраклары алдагы чорга тарифларны җайга салганда һәм инвестиция программаларына төзәтмәләр керткәндә Дәүләт комитеты тарафыннан исәпкә алына.

Җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлеше нәтиҗәләре белән “Ачык Татарстан” бердәм мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International