Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифларына) киметүче коэффициентлар куллану хакында.
2. 2016 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) килештерү хакында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014, № 3-9/э карарына үзгәрешләр кертү хакында.
(“Тандем” ИТК” ЯАҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Элекон” заводы” ААҖ – “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Элект0 челтәрләре компаниясе” ЯАҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Әлмәт труба заводы” ААҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ, Казан С.П.Горбунов ис. авиация заводы – “Туполев” ААҖ филиалы - “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ, “Л.Я. Карпов ис. химия заводы” ААҖ - “Челтәр компаниясе” ААҖ).
4. “Школьное питание” ҖЧҖ неҗ энергия кабул итү җайланмаларын “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
5. “Челтәр копманиясе” ААҖ электр челтәрләренә “Транснефть-Прикамье” АҖнең технологик ЗРУ-10 кВ ППС “Ковал-1” технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
6. “Челтәр копманиясе” ААҖ электр челтәрләренә “Агромир Казань” ҖЧҖнең РТП 10/10 кВ технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
7. “Челтәр копманиясе” ААҖ электр челтәрләренә “Нэфис-Биопродукт” ААҖнең ЦРП-10 кВ технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
8. “Түбән Кама ҖЭҮ” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга бирелә торган җылыйөрткеч өчен тарифлар килештерү хакында.
9. “Түбән Кама ҖЭҮ” ҖЧҖнең җылылык энергиясе чыганагында электр энергиясен җитештерү буенча билгеләнгән генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм җылылык энергиясенең коллектор чыганакларында аннан да күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.