Кичә Казанның Үзәк стадионы каршындагы Меңьеллык мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт булды. Чараны үткәрүнең инициаторлары булып ТР “Ватан” берләшмәсе” һәм “ТР иреклелек үстерү үзәге” яшьләр оешмасы катнашты.
Митингта 7,5 мең тирәсе кеше катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы ассызыклап үткәнчә, митингның төп мотивы халыклар бердәмлеге идеясеннән гыйбарәт, ул күпмилләтле дәүләтнең халыкара ызгышлар һәм куркынычлар шартларында бигрәк тә әһәмиятле булган төп таянычы булды һәм булачак.
“Без барыбыз да төрле, төрле халык һәм мәдәният вәкилләре, ләкин без – бердәм. Безнең бердәмлек – ул күптөрлелек бердәмлеге. Мин ышанам, бүген биредә басып торучы барлык кешеләрне дә зур хис – мәхәббәт, горурлык һәм җаваплылык хисе берләштерә. Бу Татарстан Республикасының һәм бөек илнең бер өлеше булу өчен җаваплылык хисе”, – диде митинг трибунасыннан Татарстанның “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, халыклар бердәмлеге – Россиянең төп кыйммәте һәм вакыт узу белән Халыклар бердәмлеге көне илнең төп бәйрәменә әвереләчәк.
“Елдан ел без әлеге бәйрәмнең асылына күбрәк төшенәбез. Уйлавымча, кыска вакыт аралыгыннан соң, Халыклар бердәмлеге көне Россия Федерациясендәге иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булачак, чөнки халыклар бердәмлеге – илебезне башка илләрдән аерып тора торган нәрсә. Зур территориясе генә түгел, ә күп гасырлар дәвамында бергә, илне бүген ничек бар, шул рәвештә берләштереп яшәүче йөзләрчә халыкның үзара кызыксынучанлыгы да ул. Бу бәйрәм сәясәттән яки диннән гайре булган чара. Россия күпмилләтле, күп конфессияле, ләкин ул берәү генә һәм безне барыбызның да әлеге илдә яшәргә теләве берләштерә”, – диде И. Шәрипов, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Митингта шулай ук Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин чыгыш ясады. Ул бәйрәмнең тарихи чыганаклары турында сөйләде, аларның тамыры XVII йөзгә башындагы вакыйгаларга барып тоташа, алар барышында Дмитрий Пожарский һәм Козьма Минин җитәкчелегендәге Түбән Новгородта оешкан халык ополчениесе интервентларны Мәскәүдән куып чыгара. Бу вакыйга, Сидякин искәртеп узганча, Россия халыкларының бердәмлеге аркасында мөмкин булган.
“Бүген Меңьеллык мәйданында меңнәрчә казанлы җыелды. Мин әлеге чагыштырмача яшь бәйрәмнең ил өчен елдан ел әһәмиятле була баруына сөенәм. Бүген без бердәмлелегебезне, бай мәдәниятебезне һәм илебезнең даһи тарихын, тотрыклылыгыбызны, Россия һәрчак дан тоткан күп конфессияле килешүебезне аеруча да яхшы тоярга тиешбез”, – диде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы региональ бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
“Татар-информ” МА материаллары буенча