2015 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районы суды тарафыннан, РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлеше (“Административ штрафны вакытында түләмәү”) буенча – Дәүләт комитеты тарафыннан элегрәк 50 мең сум күләмендә салынган штрафны түләмәгән өчен - “Әгерҗе муниципаль районы төзелеш идарәсе” МУП директоры карата Дәүләт комитеты кузгаткан административ хокук бозу эшен карап тикшерү нәтиҗәсендә, аңа 40 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарылды.
Дәүләт комитеты РФ КоАП 32.2 статьясы буенча административ штрафның административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салыну турындагы карар законлы көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиешлеге турында хәбәр итә.
Штрафны вакытында түләмәү РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була. Әлеге статья санкциясе түләнмәгән штрафның икеләтелгән суммасы, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмендә административ штраф салуны, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне күздә тота.