Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2016 ел өчен “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтырган өчен түләү зурлыгын билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү хакында.

2. “Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. “Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

4. “Әлмәт-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

5. “Әлмәт-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

6. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

7. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

8. Кулланучыларга “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

9. “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

10. “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.

Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International