Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 20.10.2015 ел, №АЦ/57743/15 хаты нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары коммуналь инфраструктурасының автоматлаштырылган мәгълүматлар базасын булдыру максатларында, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Дәүләт комитеты сайтының > Документлар > БМАС > БМАС үрнәкләре > БМАС үрнәкләре (МКФХ) бүлегендә урнаштырылган үрнәкләр рәвешендә мәгълүмат туплый:

1.                “Җылы белән тәэмин итүче оешмаларның инфраструктура объектлары реестры” – “REESTR.HEAT.SOURSE,

2.                “Су белән тәэмин итү өлкәсендәге оешмаларның инфраструктура объектлары реестры” – “REESTR.VSNA.SOURSE,

3.                “Су бүлү һәм җыентык суларны чистарту өлкәсендәге оешмаларның инфраструктура объектлары реестры” – REESTR.VOTV.SOURSE.

Тутырылган үрнәкләрне тапшыру срогы – 16 ноябрь, 2015 ел.

Мәгълүмати хат, 28.10.2015 ел, №1-24/2970

 (http://kt.tatarstan.ru/rus/informatsionnie-pisma-115783.htm?pub_id=364628)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International