Кулланучы үз ихтыяры буенча коммуналь хезмәтләр өчен киләчәк чор хисабына түләп куярга хокуклы

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Шул ук вакытта кулланучыга бу хакта коммуналь хезмәтләрне башкаручыга яисә түләү агентына хәбәр итү таләп ителми.

Хисап чоры өчен түләү документында күрсәтелгәннәргә туры килми торган суммаларда хезмәтләргә түләү, шул исәптән киләчәк чорлар хисабына түләүләр башкару өчен кулланучыга тутырылмаган, һәр хезмәт төре буенча түләү күләме, түләү суммасы, хисап чоры күрсәтелмәгән түләү документы бирергә киңәш ителә. Шул ук вакытта кулланучыга түләү документына хезмәтләр өчен үзе теләгәнчә теләсә нинди суммалар кертү киңәш ителми.

Түләүләрне киләчәк хисап чорлары өчен түләү документында күрсәтелгән һәр түләү күләменә пропорциональ рәвештә бүлгәләү гамәлдәге нормаларда каралмаган. Мондый түләүләр киләсе хисап чорында тиешле коммуналь хезмәт күләмнәрен хисаплау нәтиҗәләре буенча киләчәк чорларны түләү хисабыннан санала.

Россиянең Төзелеш министрлыгы, 04.09.2015 ел, № 28485-ОЛ/04

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International