Җылылык энергиясе чыганакларында, җылылык челтәрләрендә һәм кулланучыларның җылылык куллану җайланмаларында җылы белән тәэмин иткәндә аварияле хәлләрнең сәбәпләрен ачыклау тәртибе билгеләнде

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Җылы белән тәэмин итү объектларында аварияле хәлләрнең сәбәпләрен ачыклау Ростехнадзор (аеруча катлаулы аварияләр очрагында) тарафыннан яисә җылы белән тәэмин итү объектының милекчесе (башка законлы хуҗасы) (азрак катлаулы булган аварияләрдә) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ростехнадзорга җибәрелгән аварияле хәл турындагы оператив мәгълүмат һәм аварияле хәлләрнең нәтиҗәләре барлыкка килү турындагы белдерү нигезендә объект милекчесенең яки законлы нигездә аннан файдаланучы башка затның бурычлары билгеләнә.

Аварияләрнең сәбәпләрен ачыклау өчен аварияле хәлләрнең сәбәпләрен тикшерү комиссиясе төзелә. Тикшерү эшләре кичекмәстән башлана һәм тикшерү башланганнан алып 20 көннән артмаган срокта тәмамланырга тиеш. Кирәк булганда тикшерү срогы озынайтылырга мөмкин, ләкин 45 көннән дә артыгракка түгел.

Авариянең сәбәпләрен ачыклау нәтиҗәләре Ростехнадзор тарафыннан раслана торган рәвештә, аварияле хәл сәбәпләрен тикшерү турында акт итеп рәсмиләштерелә.

Моннан тыш, аварияле хәл килеп чыккан объект милекчесенең яки аннан законлы файдаланучы башка хуҗасының Ростехнадзорга һәм җирле үзидарә органына, Ростехнадзор раслый торган рәвештә, аварияле хәлләр турында ай саен җыелма хисап тапшыру вазифасы да билгеләнә.

“Җылы белән тәэмин иткәндә аварияле хәлләрнең сәбәпләрен тикшерү турында һәм Электр энергетикасында аварияләрнең сәбәпләрен тикшерү кагыйдәләренең аерым нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану хакында” 17.10.2015 ел, № 1114 РФ Хөкүмәте карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International